26 нчы апрельдә МБГББУ “ Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без Тукайлы халык” дип аталган чара үткәрелде.
Укучылар Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп башкардылар, сәхнәләштерделәр, җырладылар. Милли рухтагы чыгышларга бай чара “Туган тел” не күмәк җырлау белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз