САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Петровка Завод мәктәбе командасы пневматик винтовкадан ату ярышларында җиңде

23 январьда Россия ДОСААФ оешмасынын 90 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан Сарманның ДОСААФ оешмасында хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Айлык кысаларына кергән чараларның берсе булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына район мәктәпләре арасында оештырылган пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. 24 январьда Сарман гимназиясе 13 мәктәптән килгән 32 укучыны ярышларга кабул...

23 январьда Россия ДОСААФ оешмасынын 90 еллыгы билгеләп үтелде.

Шул уңайдан Сарманның ДОСААФ оешмасында хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Айлык кысаларына кергән чараларның берсе булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына район мәктәпләре арасында оештырылган пневматик винтовкадан ату ярышлары узды.

24 январьда Сарман гимназиясе 13 мәктәптән килгән 32 укучыны ярышларга кабул итте. Киеренке ярышта шәхси беренчелектә Петровка Завод мәктәбеннән Илсаф Ганиев - беренче (тренеры - Дмитрий Иванов), Мортыштамак мәктәбеннән Наил Илдарханов - икенче (тренеры - Илдар Хафизов), Петровка Завод мәктәбеннән Алмаз Садыйков өченче урыннарны алдылар. Команда беренчелегендә Петровка Завод мәктәбе җиңде, Иске Кәшер мәктәбе (тренер - Фәнүс Абдуллин) - икенче, Сарман гимназиясе (тренеры - Мансур Әскәров) өченче булдылар.

Җиңүчеләргә һәм командаларга Сарманның ДОСААФ оешмасы грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев