САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод авылы мәктәбендә укучылар “Ел укучысы - 2018” бәйгесендә катнаштылар

Лидерлык сыйфатына ия XXI гасыр укучысын билгеләү бәйгесе МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен "Ел укучысы" бәйгесе оештырыла. Быел да мәктәпнең иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучылары ачыкланды. «Ел укучысы - 2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәптә күп еллар дә-вамында уздырылып...

Лидерлык сыйфатына ия XXI гасыр укучысын билгеләү бәйгесе

МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен "Ел укучысы" бәйгесе оештырыла. Быел да мәктәпнең иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучылары ачыкланды. «Ел укучысы - 2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Мәктәптә күп еллар дә-вамында уздырылып килгән әлеге бәйгедә 6 укучы катнашты. Бәйгенең максаты талантлы укучыларны барлау, аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудыру, белем дәрәҗәсен арттыру, укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү. Туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым ясау.

Актив, сәләтле укучыларның һәркайсы - мәктәпнең горурлыгы, район һәм республика олимпиадалары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, һәр эштә башлап йөрүчеләрдән, шуңа да җиңүгә омтылышлары көчле иде. Алар осталыкларын өч номинациядә күрсәттеләр. Беренче тур портфолиолар нәтиҗәсе буенча бәяләнде. Бәйгенең I нче тур нәтиҗәләре буенча 4 укучы финалга чыкты. II нче тур "Әйдәгез, танышыйк" дип аталды һәм анда һәр катнашучы компьютер презентациясе ярдәмендә үз-үзләре, укулары, яраткан шөгыльләре, ирешкән уңышлары, дуслары, гаиләсе белән таныштырдылар.

Өченче - ораторлык осталыгы бәйгесендә конкурсантлар "Лидер кем ул?" соравына җавап эзләделәр . Алар лидерлык сыйфатын ничек күзаллаулары, үзләренең лидер буларак башкарган хезмәтләре турында сөйләделәр. Бәйгегә бәя биргәндә, укучының теманы ача алуы, эчтәлек, башкару осталыгы, яңалыкка омтылышы исәпкә алынды.

Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм тапкырлыгын, зирәклеген ачыклау максатында үткәрелгән бу турда 9 нчы сыйныф укучысы Хачатрян Анастасия тирән белемле булуын күрсәтте.

- Бу бәйгегә әзерләнү минем өчен мавыктыргыч һәм күңелле булды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә күп яңалыкларга тап булдым. Миңа дусларым, класс җитәкчем Римма Зөфәр кызы ярдәм итте, - диде Анастасия тәэсирләре белән уртаклашып.

Һичшиксез, тырыш, ярдәмчел, биюче кыз Рүзилә , фотолар белән мавыгучы Влада да тырышлыклары, сәләтләре белән сокландырдылар.

Хөкемдарларга алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җиңел булмады. Әмма 11 нче сыйныф укучысы Галиева Илүзә барлык номинацияләрдә өстенлеген күрсәтте, иң күп балл җыеп, бертавыштан "Ел укучысы" дип танылды. Илүзәнең бу бәйгедә җиңү яулавы очраклылык кына түгел. Ул "5"ле билгеләренә генә укый, берничә ел рәттән Бөтенроссия фән олимпиадаларында уңышлы нәтиҗәләргә ирешә, фәнни-гамәли конференцияләрдә алдынгы урыннар яулый, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнә, мәктәп һәм районкүләм күргәзмәләрдә аның эшләре дөнья күрә. Илүзә яшерми,бу уңышларда аның гаиләсенең дә роле зур. Бердәм, тату гаиләдә тәрбияләнүче бу укучының сәләте сокландыргыч.

- Бәйгедә катнашу миңа үз-үземдә ышаныч уятты. "Ел укучысы" исемен алуыма бик шатмын!- дип, бәйгедә туплаган кичерешләрен белдерде Илүзә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык конкурсантларга мактау кәгазьләре тапшырылды, җиңүче кубок белән бүләкләнде.

Мондый төр бәйгеләр катнашучы укучыларга да, аларны тамаша кылучыларга да рухи күтәренкелек бирә, мәктәптәге сәләтле, тырыш, максатчан укучылар белән горурлану хисләре уята.

МББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» ,тәрбия буенча директор урынбасары Хәбибулхакова Иркә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев