САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петербург мәчесе Кузяның хуҗалары чыгышлары белән – Сарманнан

8 июнь­дә Санкт-Пе­тер­бург­та ел са­ен Пе­тер­бург мә­че­лә­ре кө­нен бил­ге­ләп үтү ма­тур га­дәт­кә әй­лән­гән. Ул 2005 ел­дан "мить­ки" дип йөр­те­лү­че Пе­тер­бург рәс­сам­на­ры тәкъ­ди­ме бе­лән үт­кә­ре­лә. Алар ос­та­ха­нә­лә­ре кәр­ни­зе­нә мә­че скульп­ту­ра­сын ур­наш­тыр­ган­нар. Үз­лә­ре тель­няш­ка­дан йө­рү­не га­дәт итеп ал­ган­га кү­рә, бәй­рәм уңа­ен­нан мә­че­гә дә тель­няш­ка ки­дер­гән­нәр. Шу­лай итеп аңа Тиш­ка Мат­рос­ки­на ди­гән исем...

8 июнь­дә Санкт-Пе­тер­бург­та ел са­ен Пе­тер­бург мә­че­лә­ре кө­нен бил­ге­ләп үтү ма­тур га­дәт­кә әй­лән­гән. Ул 2005 ел­дан "мить­ки" дип йөр­те­лү­че Пе­тер­бург рәс­сам­на­ры тәкъ­ди­ме бе­лән үт­кә­ре­лә. Алар ос­та­ха­нә­лә­ре кәр­ни­зе­нә мә­че скульп­ту­ра­сын ур­наш­тыр­ган­нар. Үз­лә­ре тель­няш­ка­дан йө­рү­не га­дәт итеп ал­ган­га кү­рә, бәй­рәм уңа­ен­нан мә­че­гә дә тель­няш­ка ки­дер­гән­нәр. Шу­лай итеп аңа Тиш­ка Мат­рос­ки­на ди­гән исем дә би­рел­гән. Рәс­сам­нар бу көн­не ху­җа­ла­ры­на мы­ек­лы дус­ла­рын тәм-том бе­лән сый­лар­га тәкъ­дим итә­ләр.

Тиш­ка - Пе­тер­бург­ның бер­дән­бер мә­че­се тү­гел. Ел са­ен яз кө­не би­ре­дә Эр­ми­таж мә­че­се кө­не дә уз­ды­ры­ла. Бу көн­не му­зей­да яшәү­че, аның экс­по­нат­ла­рын ку­мак һәм тыч­кан­нар­дан сак­лау­чы 70 пе­си­не хөр­мәт­ләү га­дәт­кә әй­лән­гән. Ә уз­ган га­сыр­лар­да мә­че­ләр Кыш­кы са­рай­да яшә­гән­нәр. Алар­ны ан­да Петр I ур­наш­тыр­ган. Со­ңын­нан алар Ека­те­ри­на II тө­зе­гән яңа са­рай­га кү­чен­гән­нәр.

Санкт-Пе­тер­бург­та 2002 ел­да пе­си­ләр­гә һәй­кәл дә са­лын­ган. Ул - Рос­си­я­дә мә­че­ләр­гә са­лын­ган бе­рен­че һәй­кәл һәм дәһ­шәт­ле Ле­нинг­рад бло­ка­да­сы көн­нә­рен­дә һә­лак бул­ган мең­нәр­чә мә­че­ләр­гә зур хөр­мәт һәм рәх­мәт бил­ге­се. Бу ел­лар­да ач­лык­тан үлем чи­ге­нә җит­кән шә­һәр ке­ше­лә­ре алар­ның ба­ры­сын да ашап бе­тер­гән­нәр. Мон­нан тыш, пе­си­ләр шә­һәр­не ку­мак­лар явын­нан да кот­кар­ган­нар.

Ә бу рә­сем­дә сез Пе­тер­бург­та Азия һәм Шамил Нигъ­мә­тул­линнар фа­ти­рын­да яшәү­че Кузя ку­ша­мат­лы песи­не кү­рә­сез (Азия ха­ным - Сар­ман кы­зы, хезмәттәшебезнең туганы). "Кузя бөтен җиргә кереп утырырга ярата. Үзе торгач иртәнге 5тә безне дә уята. Ризыктан балык һәм каймакны үз итә, ", - диләр аның хуҗалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев