САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пешекчеләр имтихан тотты

Сарман аграр көллиятендә бу көннәрдә кызу эш кайнады. Теория дәресләрендә алган белемнәрен практикада сынап карап, укучылар үзләштергән һөнәрләре буенча дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре басу-кырларда, техника артында сынау үттеләр. Пешекчеләр ашханәдә үз куллары белән әзерләнгән ризыклары белән комиссия алдында җавап тоттылар. Ике көн дәвам иткән имтиханда 52 укучының...

Сарман аграр көллиятендә бу көннәрдә кызу эш кайнады. Теория дәресләрендә алган белемнәрен практикада сынап карап, укучылар үзләштергән һөнәрләре буенча дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Булачак авыл хуҗалыгы белгечләре басу-кырларда, техника артында сынау үттеләр. Пешекчеләр ашханәдә үз куллары белән әзерләнгән ризыклары белән комиссия алдында җавап тоттылар. Ике көн дәвам иткән имтиханда 52 укучының эше бәяләнде. Уңышлы чыгыш ясаганнар 3 нче разрядлы пешекче дипломы алачак. Ә иң тырышлары 4 нче категориягә ия булды. Комиссия рәисе Ә.Минһаҗетдинова, остазлар Д.Гайнетдинова, Д.Саярова, Р.Усманова һәр укучының белеменә гадел карарга тырышты.
Рәсемдә: 95 нче төркем укучыларының имтихан вакыты. Гәбделхаков Радик, Кәлимуллина Гүзәл башлангыч һөнәри белем дипломы алачаклар. Икесенең дә ниятләре - киләчәктә көллияттә укуларын дәвам итеп, урта һөнәри белем алу.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев