САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә сабырлык телибез

.

Зур Нөркәй авылындагы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар барлыгын хәбәр иткән идек инде. Ике кеше төрле дәрәҗә имгәнүләр белән  Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылдылар.
Һәлак булучыларның исемнәре билгеле. Алар икесе дә - безнең районныкылар. Берсе Әлмәт авылында яшәгән Хәмит Мөхлисуллин, икенчесе - Нөркәйдән Фәнил Габдрахманов. 
Һәлакәт урынына килеп җиткән Мөхлисуллиннарга бернинди юату сүзләре дә әйтеп булмады, бары сабырлык тели алдык.
- Гаиләбезгә бик авыр кайгы килде. Һәлакәт  булган урынга бармадым. Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче хезмәттәшләрем шулай киңәш иттеләр. Шартлау вакытында өйдә идек, ят тавышны ишетеп, аптырап калдык, ишегалдыннан әйләнеп кердем. Шунда күрше әбиләрдән ишеттем, - диде Фәнилнең тормыш иптәше Ильмира.
Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Вафат булган райондашларыбызның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев