САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды гаризалар кабул итә

Сентябрь азагына кадәр Татарстан гаиләләренә ана капиталы сертификатын һәм ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаларны бер үк вакытта бирергә мөмкин. Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаны алырга сертификатка ия, яисә 30 сентябрьгә кадәр сертификат алачак, акчаларын кулланып бетермәгән гаиләләр хокуклы. Гаризаны 2016 елның 30...

Сентябрь азагына кадәр Татарстан гаиләләренә ана капиталы сертификатын һәм ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаларны бер үк вакытта бирергә мөмкин.

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаны алырга сертификатка ия, яисә 30 сентябрьгә кадәр сертификат алачак, акчаларын кулланып бетермәгән гаиләләр хокуклы. Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

Сертификат алырга хокуклы, әмма аны алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күп функцияле үзәкләргә ана капиталы сертификаты һәм 25 мең сум акчаларны алу өчен бер үк вакытта ике гариза бирә ала.

Әгәр гаилә сертификат алган икән, бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаны Пенсия фонды сайтында урнашкан "Гражданинның шәхси кабинеты" аша электрон рәвештә бирә ала. Электрон гаризаны Пенсия фондының сертификат биргән территориаль органына җибәрергә кирәк. Гаризаны электрон рәвештә биргән очракта, Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.

Бер тапкыр бирелүче акчаларга Россия территориясендә яшәүче, ана капиталы сертификатына ия гаиләләр хокуклы. Сертификат алу хокукы биргән баланың кайчан тууы әһәмиятле түгел.

Гаризада ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры, акча күчерү өчен счет реквизитлары күрсәтелә.

Татарстанда ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларга 1 июльдән алып - 17млн. 372 мең, Сарман районы буенча 118 гаилә гариза биргән. Шуның эченнән татарстанлылардан - 8 меңнән артык, район гаиләләреннән 89 гариза электрон рәвештә алынган. Барлыгы 9 млн. 533 мең гаиләгә акча күчкән. Ана капиталы сертификаты ияләренә Пенсия фондына гариза биргәндә банк реквизитларын дөрес итеп тутырырга кирәклеген искәртәбез. Банк счеты ана капиталы иясенеке булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фонды сайтында бер порталга берләштерелгән. Пенсия фонды хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә кирәк.

Әгәр гражданин порталда теркәлгән булса, теркәлгән вакытта алган логин һәм парольне кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев