САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия артты

Пенсия өлкәсендәге яңалыклар, быелга планнар хакында Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык коллегиядә сөйләде.

Пенсия фонды быелдан проактив режимда эшли башлаячак. Ягъни күп кенә хезмәтләрне гариза язмыйча, дистанцион рәвештә дә алу мөмкинлеге туа. Пандемия пенсия фонды эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертми калмаган. Былтыр СНИЛС, ана капиталын дистанцион рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге булдырылган иде. 

– 2020 ел барыбыз өчен дә сынау булды. Әмма, авырлыклар эшебезне тоткарламады. Татарстанда 1 миллион 136 мең пенсионер яши. Аларга пенсия вакытында түләнде. Гыйнвардан пенсияләр 6,6 процентка артты. Татарстанда уртача пенсия күләме 15497 сумны тәшкил итә, – диде Эдуард Вафин.

Былтыр пенсия бүлеге барлык хезмәтнең 76 процентын электрон формада күрсәткән. Бу 401 мең хезмәт дигән сүз. Өченче буын университетында соңгы ике елда компьютерны 2600 өлкән кеше үзләштергән. Сүз уңаеннан, “Россия пенсионерлар союзының” Татарстандагы бүлеге рәисе Любовь Мишина 14 ел эшләп килүче бу уку йортына бина кирәклеген дә искәртте. Бу мәсьәләдә ярдәм сорап Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага мөрәҗәгать итте. 

Быелдан картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен яңалыклар бар. Быел лаеклы ялга чыгу яше хатын-кызлар өчен 56,5 яшь, ә ир-атларга 61,5 яшь. Пенсиягә чыгу өчен кимендә 12 ел стаж һәм 21 пенсия коэффициенты кирәк. Гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның акчасы артты, ә апрельдән социаль пенсия 2,6 процентка индексацияләнер дип көтелә. 

Реклама

 

Чыганак: shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X