САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пьедесталда – Сарман егетләре

Пьедесталда – Сарман егетләре.

14-18 март  көннәрендә Чебоксар шәһәрендә өстәл теннисы буенча 16 яшькә кадәрле спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Сарман егете Булат Латыйпов анда уңышлы чыгыш ясады. Команда беренчелегендә Татарстан җыелма командасы өчен уйнап, III урынны алды. Парлы уенда Казан уенчысы Эмиль Гыйльметдинов белән уйнап, шулай ук пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Шәхси беренчелектә алтынчы булды һәм Россия беренчелегенең финал ярышларында катнашу хокукын яулады.

26 март-1 апрель көннәрендә Башкортостанның Салават шәһәрендә 19 яшькә кадәр булган уенчылар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелегенең финал ярышлары уздырылды. 16 яшьлек Сарман егете Динар Йосыпов Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясап, III призлы урынны алды. Егетләр икесе дә Казанның Олимпия резервлары училищесында укыйлар. Аларга алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев