САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына менгән

Башкортстан егете хисләрен тыя алмыйча елаган видеосын куйган.

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны яулаган. Ул Инстаграм сәхифәсендә максатына ирешкән видеосын элгән. Анда ул тауга менүен хатынына һәм кызларына багышлавын әйтә. Блогер хисләрен тыя алмыйча елый.

«Бу максатыма озак килдем — 15 сәгать кулларымда 13 чакрым уздым», — дип язган Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган Башкорстан егете. 

Блогерның виртуаль дуслары аның белән бергә шатлыктан елаулары, аның өчен борчылулары һәм аның белән горурланулары турында язган.

Татарстан артистлары да Рөстәмне котлап, комментарийлар калдырган:

«Котлыйм, дустым. Үзеңне җиңә алу — иң зур җиңү», — дип язган пародияләр остасы Данир Сабиров.

«Рөстәм, син биик көчле кеше!!! Безгә яшәргә көч бирүче. Афәрин!» — дип комментарий калдырган Рифат Зарипов.

«Брат, сүзсез… Син булдырдың!» — дип язган Рамил Шәрәпов.

«Елаттың, әмма булдырдың! Ничә көн, ничә төн борчылдык синең өчен! Исән-сау кайтып җит!» — дип теләгән Алмаз Мирзаянов.  

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Долго не решался выкладывать это видео, но ребята уговорили. Вы видите последние метры до вершины г. Эльбрус. Прошу прощения за свою сентиментальность, но я не смог сдержать свои эмоции, не смог сдержать свои слёзы. Я очень долго к этому шёл - 13 км и 15 часов ходьбы на руках. ⁣⁣⠀ Этим своим поступком никому ничего не доказываю, только если самому себе! Это не героизм и не подвиг. Подьем посвящаю своей семье: жене и дочкам?‍?‍? Всем спасибо за поддержку, спасибо что верили в меня! По моим эмоциям думаю понятно, через что я прошёл и каким титаническим трудом я этого добился! Остальное расскажу чуть позже. Люблю Вас♥️ ⁣⁣⠀ p.s. Для особо одарённых, которые думают что я присвоил себе звание - первого человека с инвалидностью, который смог взойти на гору Эльбрус. Диванные критики, приведите свои мозги в порядок, я никогда такого не говорил. Таких людей было достаточно, но не было тех, кто поднимался на вершину самостоятельно, НА РУКАХ.

Публикация от ▪️◾️◼️RUSTAM NABIEV ◼️◾️▪️ (@rustam_nabiev92)

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев