"Озын толым" конкурсының җиңүчесе ачыкланды
Петровка Завод урта мәктәбендә "Озын толым" конкурсы узды.
Конкурста 15 конкурсант катнашты. Катнашучылар өчен төп шарт-озын чәч булу . Кызларга берничә бирем башкарырга туры килде. Үзләре турында сөйләү һәм үзләренең хоббиларын күрсәтү, «мәктәп прическасы» мастер – классын күрсәтү, үзләренең бию һәм артистлык сәләтләрен күрсәтү, мәкальләр һәм әйтемнәрне белүләрен күрсәтү. «Бердәмлек» балалар хәрәкәте активистлары алдан ук конкурста катнашучылар белән видеоролик - интервью әзерләделәр, анда чәчләрне карау серләре белән уртаклаштылар һәм файдалы киңәшләр бирделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да талантлы һәм креатив. 4 сыйныф укучысы Юнысова Фәридәнең иң озын һәм куе чәчле кыз булуы ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев