Өйдә биш минут эчендә тырнакларны чистарту ысулы

Әгәр бакчада эшләп кергәч, ашарга пешергәннән соң тырнакларыгызда тап яки пычрак булса, шушы киңәшне кулланыгыз.

Тырнакларыгызны 5 минут эчендә агарту өчен сезгә берничә әйбер кирәк булачак. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алдан җылы су, контейнер, сабын кисәге һәм пинцет әзерләгез. Бармакларыгызны берничә минутка суга тыгып торыгыз. Шушы суга сабын да салыгыз, ул бераз җебесен. 

Берничә минуттан соң, сабынны кул белән кырып, тырнак астына тутырыгыз. Тырнак астына сабын тулган килеш 2-3 минут көтеп торыгыз. 

Сабынны юып төшерегез һәм тырнак астындагы калган сабынны һәм пычракны пинцет белән чыгарыгыз. Сөлге белән киптерегез, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар