САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өй алдыбыз - гөлбакча, карыйм сокланып кына...

.

Бүген районыбызның Ленин урамында агач утырту һәм тирә-юньне яшелләндерү эшләре гөрли.

Табигатебезнең төп символлары булып торган агач-куаклар безгә матурлык кына биреп калмый, шулай ук, һавабызны чистартуда да әһәмиятле роль уйныйлар.

Районда агачлар, чәчәкләр утырту белән бер рәттән, су сибү эшләре дә бара. Юл кырларында, ишегалларында үсеп утыручы агачларны табигатькә битараф булмаган һәркем дә су сибеп, сөендерә ала.

Шушы матур эшкә өлеш керткән кешеләрнең һәммәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
Районыбыз көннән-көн яңарып, матурлана, үзгәрә, үсә.

 

Рәмилә Абраменкова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев