САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онкологиянең беренче сигез билгесе

Бу билгеләрнең берсен генә булса да сизсәгез, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу онкология авыруы якынлашуны күрсәтә торган билгеләрне танырга һәм ракны ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу турыда Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, профессор, терапевт Аркадий Верткинга сылтама белән НТВ хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, дөньяда онкологик авырулардан үлүчеләр саны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урында.


Верткин сүзләренчә, яман шеш турында сигез төп билге хәбәр итә. Бу:

Реклама

сидек һәм дефекция ритмнары үзгәрү,
төзәлми торган яралар барлыкка килү,
гадәти булмаган кан китү яки канлы бүлентекләр чыгу,
берәр органда тыгыз урыннар барлыкка килү,
ашкайнату эшчәнлеге бозылу,
йоту белән проблемалар килеп чыгу,
тәндәге миңнәрнең рәвеше үзгәрү,
көчле һәм бетми торган ютәл, тавыш карлыгу.
Әгәр кешедә югарыда күрсәтелгән билгеләрнең берсе барлыкка килсә, ул терапевтка күренергә һәм кирәк булса, онкологка юллама алырга тиеш, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X