САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җомга көн- изге көн!

Динебездәге иң изге көннәрнең берсе - җомга көн. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисе буенча, җомга көн Ураза һәм Корбан гаетләреннән, Гашура көненнән изгерәктер. Җомга көн - мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көнне өйлә сәгатендә җәмәгать белән укыла торган җомга намазы бар. Намаз яшенә кергән сау-сәламәт булган мөселман ир-атына җомга намазын җәмәгать белән уку фарыз...

Динебездәге иң изге көннәрнең берсе - җомга көн.
Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисе буенча, җомга көн Ураза һәм Корбан гаетләреннән, Гашура көненнән изгерәктер.
Җомга көн - мөселманнарның бәйрәмедер.
Бу көнне өйлә сәгатендә җәмәгать белән укыла торган җомга намазы бар. Намаз яшенә кергән сау-сәламәт булган мөселман ир-атына җомга намазын җәмәгать белән уку фарыз гамәлләрдән санала. Сәбәпсез җомга намазын калдыру - зур гөнаһтыр.
Җомга - бер-беребезгә бүләкләр бирешү, кунакка йөрешү, мәчеткә бару, каберлекләрне зиярат кылу, өйдә тәмле әйберләр пешереп, догалар укып утыра торган көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев