САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы хыялым – игенче булу

Икмәк -халык байлыгы. (Мәкаль). Хезмәт итеп яшәү - халкыбызның төп халәте. Хезмәт - куәтле тәрбия көче. Бу сүзләр - буш сүзләр түгел. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, әйләнә-тирә дөньяга яңадан-яңа матурлыклар өстәсә, хезмәт җанга рәхәтлек бирә дә инде. Үзең...

Икмәк -халык байлыгы.
(Мәкаль).
Хезмәт итеп яшәү - халкыбызның төп халәте. Хезмәт - куәтле тәрбия көче.
Бу сүзләр - буш сүзләр түгел. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, әйләнә-тирә дөньяга яңадан-яңа матурлыклар өстәсә, хезмәт җанга рәхәтлек бирә дә инде.
Үзең яраткан һөнәрне сайлау - олы бәхет ул. Бу - куелган максатка ирешү, дигән сүз. Ләкин күп көч куйганнар гына моңа ирешә ала. Көчлеләр генә бәхеткә лаек.
Мин, 9 нчы сыйныфта гына укысам да, үземә инде һөнәр сайлап куйдым. Киләчәктә игенче булам. Моңа әтием һөнәре һәм авыл җирендә үсүем этәргеч бирде.
Авыл кешесе тир түгеп, теше-тырнагы белән җир эшкәртә, иген игә, гомумән, икмәкне игелек культына җиткерә - бу милли горурлык хисе белән игенче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү. Ә әниләребез, иң кадерле, иң мактаулы, изге бер мөкатдәс йола башкаргандай, бар шартын китереп, җиренә җиткереп, куана-куана, кабарып торган күмәч пешерәләр.
Күкрәгенә терәп, әткәм
Ипи кисеп биргәне бар;
Икмәктән дә зур нәрсә юк,
Кадерен бел син, дигәне бар.
Игенче! Олы хөрмәткә лаек һөнәр иясе! Иген дулкынында йөзеп, байлык артсын, муллык артсын дип, ул күпме көч түгә. Без күпереп пешкән күмәчләр, кайнар коймаклар, токмачлы ашлар ашасынга, иген кырында, уңыш өчен, көрәш "кыза". Амбарлар гәрәбәдәй ашлык белән тулсын өчен, иртәне кичкә ялгап, басудан кайтып керми, гүя ул ил алдында имтихан тота.
Үстергәнне саклап булырмы, булган тәҗрибәне дә башкаларга таратырга кирәк, киләсе ел уңышы өчен яхшы сыйфатлы орлык хәстәрләүне уйларга... Игенченең яткач та башында булган уйлар бихисап. Юкка гына, "Кырда үстерелгән ашлык - ашлык түгел әле, амбарга кергәне - ашлык", димиләр шул.
Җире байның иле бай, дип,
Юкка гына әйтмиләр.
Шуңа да бит, игенче -
Иң изге кеше, диләр.
Минем, әтиемнән күреп, шушы хезмәткә олы хөрмәт хисе уянды. Кояштан да иртән торып, такыр сукмаклардан, иртәнге таң нурларына сәлам биреп, иген кырларына ашыгасың. Беләгеңдә - көч, йөрәгеңдә дәрт ташый. Көчле кулыңнан икмәк исе аңкый. Сиңа һәрбер җыйган икмәк бөртеге санынча рәхмәтләр ява. Чөнки синең хезмәт - илнең төп терәге. Алтын куллы игенчене һәркайда олылыйлар, зурлыйлар.
Олы хыялым - игенче булу. Моның өчен миңа әле мәктәптә яхшы укырга һәм ныклы ихтыяр көченә ия булырга кирәк.
Язмамны үзем чыгарган шигырь юллары белән тәмамлыйм:
Игенче булам әле,
Тәмамлагач мәктәпне.
Амбарлардагы икмәк
Күрсәтә бит мөлкәтне.
Кирәкми алтын-көмеш,
Куям бары олы көч:
Ныклы ихтыяр белән
Уку йортына керәм,
Алам төпле белемне,
Сыныйм аннан үземне.
Һөнәр серен үзләштерәм,
Өйрәнчек булып керәм.
Әтиемә алмашчы
Булып басуда калам,
"Илгә лаеклы игенче"
Дигән исемне алам.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X