САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өчөйле Саклауда бергә озак еллар гомер кичерүче парларга бәйрәм кичәсе үткән

Өчөйле Саклау авыл клубында “Гомер көзләренә кергәндә” дигән гомер итуләренә 55 ел тулган Корбанов Фәим, Корбанова Фәдимә,  45 ел бергә гомер итүче парлар Шәехов Раваз, Шәехова Роза, 60 яшь тулган парлар Миңнуллин Рафыйк, Миңнуллина Лилия, 25 ел бергә гомер кичерүче парлар Габидуллин Фәрит, Габидуллина Гөлназ, бергә гомер кичерүләренә 20 ел тулган яшь парлар Габидуллин Ринат. Габидуллин Лилияләр катнашында кичә үткәрелде. 

Кичәдә юбиляр парларның гомер юллары, хезмәт еллары турында сөйләнде, сораулар бирелде, Һәр парның балалары, оныклары катнаштылар һәм аларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичәне Шаехов Раяз, Миңнуллина Раилә алып бардылар.  Концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунаклар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев