САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Очкын” гына димә!

Гимназиябездә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү төркеме әйбәт кенә эшли. Аңа исеме дә - "Очкын" ятып тора. Без бу төркемдә - 8-10 нчы сыйныфларда белем алучы 11 укучы. Билгеле, зур гимназиядә 11 укучы гына әллә ни эшли алмас иде. Шуңа күрә безнең фикердәшләр, ярдәмчеләр һәр сыйныфта бар. "Очкын"...

Гимназиябездә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү төркеме әйбәт кенә эшли. Аңа исеме дә - "Очкын" ятып тора. Без бу төркемдә - 8-10 нчы сыйныфларда белем алучы 11 укучы.
Билгеле, зур гимназиядә 11 укучы гына әллә ни эшли алмас иде. Шуңа күрә безнең фикердәшләр, ярдәмчеләр һәр сыйныфта бар.
"Очкын" төркеме гимназиядә укучыларга үзләренең хокукларын һәм бурычларын аңлата, аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, арадашчы вазифаларын башкара, тәртип бозарга яратучылар белән шәхси эш алып бара.
Күпбалалы, социаль яктан мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәрчак безнең игътибар үзәгендә тора. Без аларны үзебез белән төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә тартабыз, һәр уңышка шатланабыз. Нәтиҗәдә "риск группасына" керүчеләрнең саны кими, димәк, бала өчен дә, дәүләт өчен дә яхшы. Без бөтен көчебезне шушы балалар белән эшләүгә юнәлтәбез: укуда булышабыз, ял сәгатьләрендә кызыклы чаралар үткәрәбез.
"Очкын" төркеме төрле-төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша. "Син законны беләсеңме?" муниципаль бәйгесе, "Ветераннар янәшәдә!", "Яхшылык кыл!" акцияләре, "Куркынычсызлык әлифбасы", "Җир - туган йортыбыз" операцияләре - шуларның берничәсе.
Кичләрен урамнарны патрульләү, шугалакта, класстан тыш чараларда дежур тору, "Россиянең чаңгы юллары"нда катнашу, кечкенәләр өчен "Аҗаган"нар үткәрүдә катнашу да безнең вазифага керә.
Быел төркемебез муниципаль ярышта җиңүче булды. Мин үземнең төркемдәшләремне шушы җиңү белән чын күңелдән котлыйм, безнең белән эшләүче укытучыларга зур рәхмәт әйтәм. Алга таба да гимназиябезнең йөзек кашы булып калыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X