САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәтиҗәле эш өчен

Республика көне алдыннан Казанда Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә итү буенча үткәрелүче республика конкурсы җиңүчеләренә "Fiat Albea" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Җиңүче дип табылган 100 муниципаль берәмлек башлыклары арасында Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин һәм Иске Кәшер авыл җирлеге...

Республика көне алдыннан Казанда Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә итү буенча үткәрелүче республика конкурсы җиңүчеләренә "Fiat Albea" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Җиңүче дип табылган 100 муниципаль берәмлек башлыклары арасында Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин һәм Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Минһаҗев та бар иде.
"Муниципаль берәмлекләрнең эше - ул халык һәм хакимият арасында контакт. Һәр хакимият муниципалитетка таяна. Аларның матди-техник базасын, кадрлар составын ныгыту, идарәнең яңа технологияләрен файдалану максаты - хакимият һәм халык мөнәсәбәтенең сыйфатын яхшырту", - диде Президент үз чыгышында. Ул республиканың 2011 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча лидерлар рәтендә булуын, һәм биредә муниципалитетларның хезмәтенең зур икәнлеген билгеләп үтте. Ил, республика күләмендәге масштаблы проектлар - торак төзелеше, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү, "Чиста су" программасы, юлларны төзекләндерү, ике контурлы газ казаннары урнаштыру һ.б. - барысы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан тормышка ашырыла. Сарманның үсүе, матурлануы, яшәү шартларының яхшыруы да - шул эшләр нәтиҗәсе. "Яңа урамнар үсеп чыга, юлларыбыз яхшыра. Әле менә ике контурлы газ казаннары урнаштырылган йортларны тапшырып йөрибез, - ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин (рәсемдә). - Мондый конкурслар ел саен уздырыла. Дөрес, без анда катнашып җиңүне үзмаксат итеп куймыйбыз. Шулай да куандыра. Машина эшебезне тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев