САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәсел чорлар, кыйтгалар аша очраша

Якутлар табыладыр вакыт белән дигән гыйбарәдә хаклык бар. Дөнья бәһасенә тиң булган тарихи мирас табыла тора. Аларны халыкка җиткерәсе, мәдәни мирасны саклыйсы иде. Илексаз зиратында Шәйдулла Асылгәрәев Йосыпов дип гарәпчә язылган таш бар. Аның кемгә куелганын, ул урында кем күмелгәнен, аның нинди нәселдән булганын белүче юктыр. Күрше Сармашбаш (Зәй районы)...

Якутлар табыладыр вакыт белән дигән гыйбарәдә хаклык бар. Дөнья бәһасенә тиң булган тарихи мирас табыла тора. Аларны халыкка җиткерәсе, мәдәни мирасны саклыйсы иде.
Илексаз зиратында Шәйдулла Асылгәрәев Йосыпов дип гарәпчә язылган таш бар. Аның кемгә куелганын, ул урында кем күмелгәнен, аның нинди нәселдән булганын белүче юктыр. Күрше Сармашбаш (Зәй районы) зиратында исә затлы, мәрмәр ташның берсенә "Княжна Йосыпова Шәмсеҗиһан Асылгәрәева-Зарипова" дип язылган. Әлеге ташлар бер үк нәселгә карый түгелме? Асылгәрәй, Шәйдулла, Шәмсеҗиһан белән борынгы, затлы Йосыфхан нәселе нинди бәйләнештә булган? Гаҗәп?! Нәсел тамырлары XV йөзнең беренче яртысында Олы Нугай Урдасы идарәчесе булган Йосыфхан улы Илморза ягъни Сөмбикә ханбикәнең агасына барып тоташа. XVI йөздә Илморза белән Ибраһим морза рус патшасына хезмәткә күчәргә мәҗбүр ителеп, өч гасырдан артык Россия дәүләтенә хезмәт иткән Йосыповлар нәселе түгелме? Дәүләтчелек, мәдәният һәм рухият чыганаклары аша әлеге затлы Йосыповлар нәселе тарихы X гасырга, Багдад хәлифәлегенә барып тоташа. Бу нәселгә Нугай урдасына нигез салучы Идегәй дә карый. Йосыфхан Нугай Урдасы белән идарә иткәндә (XVI гасыр уртасы) ул чәчәк ата. Йосыфхан уллары Илморза белән Ибраһим Иван Грозныйга Мәскәүгә хезмәт итәргә җибәрелә. Йосыфхан үзе абыйсы Исмәгыйль морза тарафыннан үтерелә. Иван Грозный аларга җир биләмәләре, утарлар бүлеп бирә. Илморза улы Сөеш Россия патшасы Романовларга хезмәт итә, вафатыннан соң байлыгы улы Абдуллага кала. Ул билгеле сәбәпләр аркасында православие диненә күчеп, кенәз Дмитрий исемен алырга мәҗбүр була. (Моның белән Йосыповлар нәселе каргыш ала. Нәселдә ир затларының бары берсе генә 26 яшькә кадәр җитәргә, ягъни Йосыповлар нәселе бетәргә тиеш була). Абдулла үзе, улы Григорий да курку белмәс сугышчылар булып, батырлыклары өчен яңа җир биләмәләре бирелә. Затлы нәселдән кәләш алу Йосыповлар байлыгын арттыра. Һәм әлеге нәсел бай һәм күренекле нәселгә әйләнә. Аннан соң булган буын дәвамчылары дәүләт эшлеклеләре, дипломатлар булалар. Йосыповлар кулында 50дән артык сарай, 17 губернада 50 имение, ил буйлап завод-фабрикалар, рудниклар, мануфактуралар, шактый күп сәнгать коллекцияләре була. Сарай бизәлешләрендә көнчыгыш, мөселман культурасы сизелә. Әлеге нәсел байлыгы император Романовтан гына калып килә. Йосыповлар нәселен тәфсилләү мөмкин эш түгел. Каргыш әлеге нәселнең Николай Борисович Йосыпов буынында (XIX гасырның икенче яртысы) нык сизелә. Петербург университетында белем алган Николай Йосыпов император Николай I шәхси канцеляриесендә хезмәт итә. Император эрмитажына картиналар җыйганда Николай Борисович үз коллекциясен туплый. Үтә нечкә зәвыкка ия Николай туганнан туышкан фрейлин Татьяна Рибопьерга гашыйк була. Бер-берсен яраткан әлеге пар никахлашуына әти-әнисе каршы булмый. Тик император якын туганнар өйләнешүенә каршы килеп, никахны гамәлдән чыгара. Йосыповлар гаиләсендә Борис туа: никах гамәлдән чыгарылгач, ул законсыз туган булып чыга.
Россия белән Александр II хакимлек иткән еллар. Йосыповлар янә никахлаша һәм Парижга китә. Николай илчелектә хезмәт итә. "Законсыз туган Борисны (Асылгәрәй исеме белән) балачакта үлде дип, аны Уфа губернасы Минзәлә өязе Илексазга Бикиев атлы туганнарына озаталар. Билгеле, исән улын үлде дип йөрү ананы бик борчый, сәламәтлеген какшата. Татьяна 51, кызы Татьяна 22 яшендә үлә. Сер ачылмый кала. Николай белән Татьянаның Зинаида атлы кызлары гына кала, ул затлы нәселгә кияүгә чыга. Аның улы Феликс Оксфорд университетын тәмамлый. Ул Николай туганы Ирина Романова белән гаилә кора. Распутин Николай II якын иткән кеше була, ә Феликс аны үтерүдә катнаша. Николай II моңа канәгатьсезлек белдереп, Феликс чит илгә озатыла. Йосыповларның әлеге буыны Парижда бабаларыннан калган йортта яши. Ә Россиядә революция, гражданнар сугышы... Йосыповларның бәһасез байлык-хәзинәләре, мәдәни шедеврларының бер өлеше дәүләткә күчә, калганы талана. Йосыповларның калган мирасы бүгенге көнгә килеп җитә. Ул ватанның әхлакый һәм фәнни ихтыяҗларына хезмәт итә. Мирассыз калу бер хәл, ә менә туган илдән аерылуны авыр кичерә Йосыповлар. Феликс мемуарларында бу хакта ачынып яза һәм алдагы буынга илгә кайтып баш июне васыять итеп калдыра. Оныгы Ксения Сфири Йосыпова 2000 елда Россия гражданлыгы алып, бабасы васыятен үти. Аның ике оныгы бар, соңгысы Ясмин татар исемен йөртә. Бу нәселдән булган Асылгәрәй язмышы ничек була? Асылгәрәй үзенең Йосыповлар нәселеннән булуын белеп, алар ярдәмен тоеп үсә. Питер каласында яшәүче туганнары аны онытмый, игътибарда тотып яши. Питерда укып кайткач, ул Илексазда туганнары тәэсире белән земский участок башлыгы була, алып-сату эшчәнлеген җәелдерә, гаилә кора. Өч кыз - Фәрхеҗиһан, Нурлыгаян, Шәмсеҗиһан, улы Шәйдулланы үстерә. Йосыповлар нәселенең бу тармагына каргыш төшми. Бу - әби-бабайлар диненә кире кайту нәтиҗәседер. Асылгәрәйне Казаннан товар алып кайтканда үтерәләр. Илексаз мәчете ельязмасы буенча, ул авырып үлгән санала. Асылгәрәйнең өлкән ике кызы кияүгә чыга. Шәйдулла Зинаида ярдәме белән Варшавада юридик белем ала. Туган авылына бер кайтуында ул: "Шәмсеҗиһан, җыен, Питерга барабыз, сине сарайга фрейлин итеп чакырдылар", - ди. Авылда тәрбияләнгән кыз куркып кала. Шәмсеҗиһан 16 яшьтән кияүгә чыга. Беренче ире үлгәч, күрше Сармашбаш авылы Маликка язмышын бәйли. Аның белән җиде бала үстерә. Асылгәрәй кызлары зыялы, күркәм була, алар сөйләм, йөрешләре, үзләрен тотулары белән аерылып торганнар. Кызларга әтиләре, Шәйдулланың зур калаларда белем алуы тәэсир иткәндер. Көянтә-чиләк белән су алып кайткан Шәмсеҗиһанга сармашбашлылар сокланып карап кала торган була: буй-сын, атлауда, үз-үзен тотышында тәрбиялелек күренә. Шәйдулла укуын тәмамлагач, 1912 елда император Николай II шәхси сакчысы була. Аның белән бергә Федоровкадан П.В.Кустовский, А.Д.Атласов, П.В.Васильев хезмәт итә. Аннан Шәйдулла офицер буларак рус армиясендә хезмәтен дәвам итә. Батырлыклары өчен Георгиев тулы кавалеры була. Аның белән император басып сөйләшә торган була, аңа Йосыпов фамилиясен һәм кенәз титулын кайтара. Бу фәрман 6 айдан соң көченә керергә тиеш була. Илдә революция, гражданнар сугышы башлана. Шәйдулла - ак армия составында, ул икенче мәртәбә Илексаз кызы белән гаилә кора. 1918 елда ак армия иске Минзәлә юлыннан чигенә, подполковник Шәйдулла юл өстендә Илексазга туганнарын күрергә дип керә, тик төнлә аны штабка чакырып алалар. Ул шул китүеннән юлда үтерелә. Аты үле гәүдәсен кире Илексазга алып кайта, туганнары аны качып кына җирли.
Сталин чорында Йосыф нәселе, әлеге нәселнең Асылгәрәй тармагы турында сөйләү түгел, уйлау да куркыныч иде. Шәмсеҗиһан боларны ил-көннәр тынычлангач, оныгы Рәисәгә сөйли. Ул кызыксынучан бала буларак, башкалардан аерыла. "Кызым, без Йосыф хан нәселеннән, безне Петербургтан, патша кырыннан эзлә, бабаң Асылгәрәй исемен хәтерлә. Бу исем - Йосыповлар серенә ачкыч. Асылгәрәй - Николай Йосыпов белән Татьяна Рибопьер улы ул", - дип әйтеп калдыра әбисе.
Революция дворян нәселе, аңа кагылышлы документларны хәтердән җуйдыра. Әбисе васыяте Рәисәгә тынгылык бирми. Ул Чаллы шәһәрендә яши. Зур тарихи-архив эшләр алып бара. Музей, геральдик клублар, архивлар белән элемтәдә тора. Рәисә ханым Дәүләтбаева-Мартынова Йосыповлар кебек зыялы, нәзакатьле, сәнгатьне бәяләүче, нечкә зәвыклы, игелекле эшләр башында торучы. Әбисе Шәмсеҗиһанга, калган кыз туганнарына затлы мәрмәр таш куйдырды, каберлекләрен карап тора. Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена Чаллы рәссамы В.Акимовның картиналарын, китапханәләргә китапларын бүләк итте. Музейда Йосыфхан, аның Асылгәрәй тармагы буенча материаллардан бай күргәзмә эшли. Рәисә ханым биредә рәссамнар күргәзмәләрен оештыруга еш булышлык итә. Меценатлык аңа ерак бабасы Николайдан күчә. Ул һаман эзләнүдә: әлеге нәсел сарайларында була (рәсемдә). 2009 елда Казанда ТР Милли музеенда "Кенәз Йосыповлар нәселе тарихы" Казан-Петербург-Париж күгәзмәсен тәкъдир итүдә катнашып, Ксения Сфери белән сөйләшү форсаты таба. Сөембикә манарасын тыныч күңел белән карый алмый, күңел тула, ди Рәисә ханым. Ул Асылгәрәйнең Йосыфхан нәселеннән булуын дәлилләүгә иреште. Бу хакта күпсанлы архив материаллар сөйли.
Әлеге нәсел тармаклары чорлар, кыйтгалар аша үтеп очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев