САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди документлар кирәк?

2010 нчы елның 27 нче июлендә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы 210 нчы санлы федераль закон дөнья күргән иде. Ә быелның 1 нче июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә электрон бәйләнеш системасы эшли башлады. Югарыда аталган законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер региональ һәм муниципаль власть органнары гариза бирүчедән...

2010 нчы елның 27 нче июлендә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы 210 нчы санлы федераль закон дөнья күргән иде.
Ә быелның 1 нче июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә электрон бәйләнеш системасы эшли башлады.
Югарыда аталган законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер региональ һәм муниципаль власть органнары гариза бирүчедән дәүләт оешмаларыннан булган мәгълүмат һәм документларны алып килүләрен таләп итә алмыйлар. Алар документларны бер-берсенә электрон рәвештә тапшырырга тиешләр. Кеше гариза белән мөрәҗәгать иткәч, үзендә сакланучы шәхси документларны гына тапшыра, калганнарын ул мөрәҗәгать иткән орган үзе соратып ала.
Шәхси документларга түбәндәгеләр керә:
1) Россия Федерациясе гражданины, шул исәптән хәрби хезмәткәр икәнлекне, шулай ук чит ил гражданинының, гражданлыгы булмаган затларның шәхесен раслаучы (яшәүгә рөхсәт һәм качак таныклыгын да кертеп);
2) хәрби учет документлары;
3) гражданлык хәле актларына дәүләт теркәве таныклыгы;
4) яшәү яки вакытлыча яшәү урыны буенча теркәлүне раслаучы;
5) тиешле төрдәге транспорт чарасы белән идарә итүгә махсус хокукны раслаучы;
6) тиешле төрдәге транспорт чарасына дәүләт техник күзәтүе үткәрүне раслаучы;
7) транспорт чарасына һәм аның аерым өлешләренә документлар, шул исәптән теркәү документлары;
8) хезмәт эшчәнлеге, стаж, хезмәт хакы турындагы, производствода булган бәхетсезлек очракларын тикшерү яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә төзелгән документлар;
9) белем һәм һөнәри квалификация, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турындагы, белем бирүче оешмалар тарафыннан бирелә торган документлар;
10) дәүләт, муниципаль яки шәхси сәламәтлек саклау системасына кергән оешмалар тарафыннан бирелүче белешмәләр, бәяләмәләр яки башкалар;
11) РФ архив эше турындагы закон нигезендә дәүләт һәм муниципаль архивларга даими саклауга бирелгән РФ Архив фонды документлары;
12) карарлар, гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлары карарлары һәм билгеләмәләре;
13) юридик затның оештыру документлары;
14) РФнең опека һәм попечительлек турындагы законнары нигезендә опека һәм попечительлек органнары тарафыннан бирелүче карарлар, бәяләмә һәм рөхсәтләр;
15) Күчемсез милеккә хокук һәм килешүләр бердәм дәүләт реестрында хокукы теркәлмәгән күчемсез милек объектларына хокукны раслаучы документлар;
16) федераль дәүләт медицина-социаль экспертизасы тарафыннан бирелүче документлар;
17) социаль ярдәм алуга хокукны раслаучы таныклык һәм башкалар;
18) дәүләт һәм ведомстволар бүләкләре, дәүләт премияләре һәм батырлык билгеләре турындагы документлар;
19) юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бирелгән федераль статистик күзәтү формаларындагы беренчел статистик мәгълүматлар. Шуны да искәртәсе килә: әлеге документларны кәгазь яки электрон вариантта тәкъдим итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев