САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте ФОТОРЕПОРТАЖ+ВИДЕО

“Демография” милли проекты, шулай ук “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2020 елның февраль аеннан май аена кадәр республиканың 21 районында “Әниләр һәм бәбиләр” дигән музыкаль гаилә проект үткәрелә.

2016 елда Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева тарафыннан “Әниләр һәм бәбиләр” проектына нигез салынган иде. Анда биш иҗади гаилә катнаша. Проект төзелүгә этәргеч булып әлеге гаиләләрдә бер вакыттарак биш бала туу тора. Бу гаиләләрне берләштерә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга йогынты ясый.
- Әлеге проект белән без иҗат белән гаиләне бергә алып барырга мөмкин икәнлеген, аларның бер-берсен тулыландыруын күрсәтергә телибез. Бүгенге көндә иҗат белән мавыгып, гаилә корырга батырчылык итмәүче, шулай ук гаилә коруга артык әһәмият бирмәүче яшьләр бар. Без аларга гаиләле булуның өстенлекләрен, яхшы гаиләнең бәхет икәнлеген күрсәтергә телибез, алар, безнең гаиләләргә карап, “Бу - модада!”, “Бу – бик яхшы!” дип әйтә алсыннар иде дибез. Моңа кадәр без 21 булсак, хәзер тагы да арттык – сезгә 23 булып килдек, - ди Лилия Муллагалиева.
Сарманга, шулай итеп, Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Максим Куприянов һәм Зәмирә Рәҗәповалар балалары белән килгәннәр иде. Алар бергәләп матур-матур җырлар башкардылар, уен коралларында уйнадылар, гаиләләре белән таныштырдылар, кыскасы, Сарман сәхнәсен гөрләттеләр.
Ә Сарман районы исеменнән Ришат һәм Әлфия Бәдертдиновлар, аларның балалары Әлфиназ, Рәзилә һәм Ризван чыгыш ясадылар. Бу гаиләне без “Созвездие-Йолдызлык”, “Сандугач сайрар илем”, “Безнең йорт – Татарстан”, “Без - сәнгатьле халык”, Муса Җәлил, Илһам Шакировка багышланган республика һәм район конкурслары лауреаты буларак беләбез. Гаилә башлыгы Ришат - шофер, Әлфия шәфкать туташы булып эшли. Бәдертдиновлар Колмәт авылында яшиләр, мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, бакча карыйлар. Балалар исә Сарман урта мәктәбендә белем алалар, Сарман сәнгать мәктәбендә укыйлар. “Ничек барысына да вакыт җиткерәсез?” – дигән сорауга Әлфия гади генә итеп җавап бирде.
- Җырларга бик яратабыз, Ризван бик матур итеп баянда да уйный. Кызлар нәфис сүзгә дә оста. Яраткан шөгыль булгач, вакытны җиткереп була. Аннан соң, “Әниләр һәм бәбиләр” проекты безнең өчен дә бик кадерле. Нәкъ менә безнең өчен уйлап табылган кебек. Балалар хәзер йорт арасында да кулга керәләр, - диде ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев