САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек барсына да өлгерергә? Райондашларга берничә киңәш

Онлайн-бизнеста уңышка ирешкән Татьяна Плышевскаядан 10 киңәш.

1.Үзегезнең максатларыгызны төгәл билгеләгез. Аларга ирешү өчен вакытыгызны нәрсәгә багышларга? Бу хакта уйланыгыз һәм максатыгызга курыкмый атлагыз.
 

2.Галимнәр фикеренчә, кичке унда йокларга ятып, иртәнге алтыда торсаң, организм ял итәргә өлгерер һәм көн дәвамында үзегезне яхшы хис итәрсез. Вакытында тору һәм яту килеп чыкмый икән, барыбер сигез сәгать йокларга тырышыгыз.
 

3.Вакыт табып, бер атналык план төзеп куегыз. Моны якшәмбе көнне эшләргә мөмкин. Бер көнгә 5-6 эштән арттырмагыз. Төзегән исемлек сезнең өчен уңайлы һәм башкарып чыгарлык булырга тиеш.
 

4.Зур эшләрне берничә кечкенә өлешгә бүлеп башкарыгыз. Мәсәлән, фитнес белән шөгыльләнергә теләсәгез, иң элек якындагы тренажер заллары турында мәгълүмат туплагыз, ошаганына шалтыратыгыз, язылыгыз. Соңыннан барасы гына кала.
 

5.Эшләгән вакытта игътибарыгызны читкә юнәлтүче бар нәрсәне сүндереп куегыз. Бу исемлеккә социаль челтәрләр, телефон, телевизор керә.
 

 

6.Социаль челтәрләргә көнгә  бер сәгатьтән артык вакытыгызны сарыф итмәгез.  Иң яхшысы кичке якта, төп эшләрне башкаргач керегез.
 

Реклама

7."Юк" дип әйтергә өйрәнегез❗️
 

8.Әгәр дә эшлисе эшегез биш минут кына сарыф итәрлек икән, аны шунда ук эшләп куегыз, сузып йөрмәгез.
 

9.Вакытны янга калдырырга ярдәм итүче чаралардан файдаланыгыз: мультиварка, кер юу машинасы, савыт-саба юу машинасы, робот-тузан суырткыч һ.б. булдырырга тырышыгыз.
 

10. Нәтиҗәләр ясагыз. Бер атна үткәч, планлаштырылган эшләрегезне башкарып чыга алдыгызмы, нинди ялгышлар җибәрдегез, кайда уңышка ирештегез, шул хакта уйланыгыз.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/tukta-vakyt

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X