САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен йоклар алдыннан сериаллар карарга ярамый?

Белгеч әйтүенчә, биш сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк, юкса, югары кан басымы, шикәр диабеты һәм иммунитет кимү куркынычы арта.

Урын-җирдә яткан килеш фильмнар карау һәм эшләү йокы сыйфатына начар йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 17нче шәһәр клиник хастаханәсе терапевты Фатыйма Мамиловага сылтама белән Спутник радиосы хәбәр итә.

«Йокы яхшы булсын өчен йокы бүлмәсендә фильм-сериаллар карамаска, планшетта яңалыклар укымаска яки яткан килеш эшләмәскә кирәк. Сездә йокы бүлмәсе — бары тик йоклар өчен генә дигән ныклы ассоциация булырга тиеш», — диде табиб.


Шулай ук терапевт тәмәке тартуны ташларга һәм спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Тәмәке төтене тамакны әчеттерә һәм лайлалы тышчаларны шешендерә, шуңа күрә бу йоклаганда дискомфорт китереп чыгарырга мөмкин.

«Физик активлык белән шөгыльләнегез — йөкләнештән соң организмга көч җыярга кирәк. Шуңа күрә дә тренировкадан соң баш мендәргә тию белән йокы баса. Дөрес, йокларга ике-өч сәгать кала физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Юкса, нерв системасы ярсынган булачак һәм тиз генә йоклап китеп булмый», - диде табиб.

Белгеч әйтүенчә, биш сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк, юкса, югары кан басымы, шикәр диабеты һәм иммунитет кимү куркынычы арта. 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев