САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен телефонны төнгелеккә "зарядка"га куярга ярамый?

Бу кагыйдәне һәркем белергә тиеш.

Кесә телефонын төнгелеккә “зарядка”га куярга ярамый, диләр. Ә ни өчен ярамый соң?
1.    “Зарядка” 10 ел хуҗасына хезмәт итәргә тиеш. Ә Кытай телефоннарыныкы — 3 ел. Бу — сак кулланганда. Ә төнгелеккә калдырасыз икән, бу вакыт берничә тапкыр кими.
2.    Сез электр энергиясе өчен күбрәк түлисез.
3.    Янгын чыгуы ихтимал. Күпләр сыйфатлы “зарядка” алганлыктан бу афәт аларны урап узар, дип уйлый. Белгечләр телефонның бәясе аның хәвефсезлегенә тәэсир итмәвен бедерә. Монда яшен ату, электр энергиясенең күбәюен яисә кимүен һәм башка үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә кирәк.
4.     Телефон шартларга мөмкин. Әйе, әйе. Төн буе розеткада торган телефон кыза. Монда шулай ук телефонның бәясе роль уйнамый. Әгәр дә телефон бу вакытта якында икән, ул гомер өчен дә куркыныч тудыра.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев