САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы киләсе атнадан сатуга чыгачак

Китап сөючеләр «Уйламаган көнем юк» китабының сюжеты белән кызыксына.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын сорап «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итәләр, китапның сатуга чыгуы белән кызыксыналар. 

Китап «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителде, аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тәкъдим итә.

«Китапны сорап районнардан шалтыраталар», — диде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул китапны киләсе атнадан Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм басма матбугат сатучы киоскларда алып булачагын әйтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән сатып алырга мөмкин, ә чит төбәкләрдә яшәүчеләр китапка https://tatkniga.ru/ сайты аша заказ бирә алачак.

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап авторы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде.

Реклама

«Уйламаган көнем юк» әсәрендә мин берничә геройны төп образлар итеп алдым. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра. Тәслимә, шушы бурычлардан котылу өчен, бер бик тә бай түрәнең йортына хезмәтче булып урнаша.

Монда мин дөньяның контрастын бирергә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар артында төзелгән өчәр-дүртәр катлы йортлар, ләкин ул йортлардагы без XII гасырда да белгән һәм курыккан Тауэр замогыннан да куркынычрак тормыш бара. Анда бәгырьсезлек, кансызлык һәм миһербансызлык хөкем сөрә, аларда кеше хәсрәте юк. Ә шушы бистәләрнең артында кибетләрнең срогы чыккан ризыкларны түгә торган чокырларында халык казына. Алар арасында без белгән, без талантын бәяләгән әдәбият, сәнгать кешеләре дә бар», — диде язучы. 

«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Форматы — йомшак тышлы кесә китабы. Хәзерге вакытта китапны алырга теләүчеләрдән заказлар җыю бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X