САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наҗия апа 90 яшен якыннары белән бәйрәм итте

.

Әлмәт авылында яшәүче ачык йөзле, үткен фикерле, озак еллар авылның абыстае булган Тимербаева Наҗия Фатыйх кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, балалары, оныклары да Наҗия апага бәрәкәтле тормыш, саулык, имин көннәр теләделәр.
- Аллага шөкер, бик бай карчык мин. Балаларым, онык-оныкчыкларым күп минем, - диде кадер-хөрмәттә яшәүче Наҗия апа.
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев