САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музейда – уникаль күргәзмә

Музейда – уникаль күргәзмә.

Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, эшләре Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия шәһәрләре күргәзмәләре коллекциясенә кертелгән Әбүзәр Габдрахмановның иҗат күргәзмәсе ачылды.  “Тугам ягым табигате” дип исемләнгән картиналар коллекциясендә - район, Азалак авылының табигате. Аларга күз ташлау белән якын, кадерле урыннарны бик тиз танып аласың. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның рәсем буенча беренче укытучысы Антипов Марс Семенович та килгән иде. Ул укучысы белән бәйле якты истәлекләрен барлады. Музей директоры Дания Кәшипова, Азалак авыл җирлеге башлыгы  Илгизәр Габделгазизов рәссам иҗатына югары бәяләрен бирделәр. Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары  белән таныштырды. Әбүзәр Габдрахмановның картиналар күргәзмәсе район музеенда 20 майга кадәр дәвам итә. Керү - ирекле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев