САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музей – хәтер хәзинәсе

Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып туган якка мәхәббәт, патриотизм , үз халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора. Ә бу эшләрне мәктәп яки авыл музейларыннан башка күз алдына китереп булмый. Шул максаттан чыгып, гимназиябез укучылары өчен районыбызның Бөек Ватан сугышы hәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсияләр еш үткәрелеп...


Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып туган якка мәхәббәт, патриотизм , үз халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора. Ә бу эшләрне мәктәп яки авыл музейларыннан башка күз алдына китереп булмый. Шул максаттан чыгып, гимназиябез укучылары өчен районыбызның Бөек Ватан сугышы hәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсияләр еш үткәрелеп тора.

«Музей» сүзе грек теленнән «музалар храмы» дип тәрҗемә ителә. Музейда булып, кеше иҗади энергия җыя, халкының үткәне турында тулы мәгълүмат алып китә, яңа идеяләр белән рухлана. Музей - бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер ул. Районның Бөек Ватан сугышы hәм туган якны өйрәнү музее 2010 елда ачылды. Биредә 4 зал бар. Ул залларга кергәч, тиз генә чыгып китә торган түгел. Андагы мәгълүмат байлыгы, экспонатларның күплеге, тематикасы, зур зәвык белән урнаштырылуы hәркемне әсир итә.
Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында планлаштырылган бер чара буларак, 1 нче «Б» сыйныфы укучылары өчен оештырылган экскурсия балалар күңелендә әле озак сакланыр. Алар районыбыз тарихы, даhи кешеләре, мәдәнияте турында үзләренә кирәкле белем тупладылар, hәр экспонатны игътибар белән күзәттеләр. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар балаларда кызыксыну уятты. Алар солдат хатларын да, сугыш киемнәрен, ату коралларын hәм башкаларны да күрделәр. Музей хезмәткәрләре аларга кешелек дөньясында сугышның иң зур афәт икәнлеге, тынычлыкны сакларга hәм кадерен белергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Музей ул - хәтер хәзинәсе. Халкыбызда кадерләп сандыкларда сакланган яки чәчелеп, аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып, кире халыкка кайтарган, тарихыбызны барлап торган хәлдә генә без милләт булып саклана алабыз. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип юкка әйтмәгән борынгылар. Без дә үзебезнең район музее белән горурланабыз. Ул яшь буында олыларга ихтирам, туган туфрак, туган нигезгә мәхәббәт, якташлар белән горурлану кебек хисләрне дә тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев