САРМАН
  • Рус Тат
  • Муниципаль район Советы карары

    24 август, 2012 ел. № 83 Сарман муниципаль районында дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында Район халкының хокукларын һәм иреген яклау, иминлеген тәэмин итү, район территориясендә яшәүче төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту, толерантлыкны саклау максатларында, һәм ТР Дәүләт Советының 2012...

    24 август, 2012 ел. № 83
    Сарман муниципаль районында дини
    экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы
    көрәшнең торышы һәм чаралары турында
    Район халкының хокукларын һәм иреген яклау, иминлеген тәэмин итү, район территориясендә яшәүче төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту, толерантлыкны саклау максатларында, һәм ТР Дәүләт Советының 2012 нче елның 3нче августында кабул иткән "Татарстан Республикасында дини экстремистлыкны профилактикалауның һәм аңа каршы көрәшнең торышы һәм чаралары турында"гы Карарын үтәү йөзеннән, Сарман муниципаль район Советы карар бирә:
    1. Район Советы утырышында чыгыш ясаучыларның информацияләрен искә алырга.
    2. Конфессияләр эчендәге конфликтларны көч куллану белән хәл итүне, дини экстремистлык фактларын, төрле милләт һәм дин вәкилләренең килешеп яшәүләрен бозарга тырышуны гаепләп чыгарга.
    3. Вөҗдан иреге, дин тоту иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарның, шулай ук җирле үзидарә органнарының шул юнәлештәге эшчәнлекләренә кагылышлы норматив актларның, муниципаль норматив хокукый актларның үтәлешен анализларга һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышлары планына террор һәм экстремистлыкны профилактикалау мәсьәләләрен даими карауны кертергә.
    4. Сарман муниципаль районының террорга каршы комиссиясенә эшен активлаштырырга, Сарман муниципаль районында террор һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча максатчан программаны актуальләштерергә; райондагы этник-дини хәл мониторингы оештырырга һәм аның нәтиҗәләрен комплекслы анализлау нигезендә, тискәре күренешләрне ачыклауга һәм аларның җәелүен прогнозлауга ирешергә.
    5. Сарман муниципаль районында этник мөнәсәбәтләрне көйләү мәсьәләләре буенча даими эшләүче ведомствоара эшче группага җирле үзидарә органнарының муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге дини һәм милли берләшмәләр вәкилләре белән мөнәсәбәтләренә контрольне көчәйтергә.
    6. Муниципаль берәмлек территориясендәге дини һәм милли берләшмәләр, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, район территориясендә яшәүче гражданнарга районда террор һәм экстремистлык күренешләре килеп чыгуга каршы торуда берләшергә чакырып мөрәҗәгать итәргә.
    7. Сарман районы прокуратурасына, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә, җирле үзидарә органнары белән эш иткәндә, район территориясендә милләтара һәм конфессияара дошманлыкны тудыручы хәрәкәтләрне булдырмауның комплекслы чараларын күрергә тәкъдим итәргә.
    8. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге дини оешмалар белән эшне көчәйтергә, халык алдында уздырылучы дини йолалар, тантаналарның имин һәм митинглар, демонстрацияләр үткәрү тәртипләренә туры китереп үткәрелүе буенча чаралар күрергә.
    9. Муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенә, балаларны "Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре" программасы буенча укыту өчен, педагогларның традицион дини кыйммәтләрне ныгыту һәм толерантлык мәсьәләләре буенча укуларын оештырырга.
    10. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары аша, белем бирү учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында, абруйлы дин әһелләре белән берлектә, актив аңлату эшләре алып барырга, дини кыйммәтләрне пропагандаларга.
    11. Әлеге карарның үтәлешен контрольләүне законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: