САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәскәү күгендәге Сарман йолдызы

Сарман аграр көллиятендә истәлекле чара үткәрелде - якташыбыз, музыкант һәм композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Сәхәбиев көллият укучылары белән очрашты. Күренекле якташыбыз 1940 елда Юлтимер авылында гаиләдә бишенче малай булып туган. Туган авылында башлангыч, Петровка Завод җидееллык, Сарман урта мәктәпләрен тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. 1960 елдан Мәскәүдә яши...

Сарман аграр көллиятендә истәлекле чара үткәрелде - якташыбыз, музыкант һәм композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Сәхәбиев көллият укучылары белән очрашты.

Күренекле якташыбыз 1940 елда Юлтимер авылында гаиләдә бишенче малай булып туган. Туган авылында башлангыч, Петровка Завод җидееллык, Сарман урта мәктәпләрен тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. 1960 елдан Мәскәүдә яши башлый. Шушында Мәскәү мәдәният институтын тәмамлый, аннан соң музыка мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли, балаларны баянда уйнарга өйрәтә. Ә 1975 елдан ул Мәскәүнең 6 нчы педагогия училищесында укытучы булып эшли башлый. Биредә ул кашыкчылар ансамбле оештыра. Ансамбльгә йөрүче төрле милләт егет һәм кызлары, башка милләт көйләрен башкару белән беррәттән, татар халык көйләрен уйнарга да өйрәнәләр. Аларның чыгышлары күп тапкырлар Мәскәү һәм Казан телевидениесе аша күрсәтелә. 1985 елда ансамбль - XII Бөтендөнья фестивалендә, 1987 елда Хатын-кызлар конгрессында катнаша. Елына утыздан артык чыгыш ясап, тамашачыларда зур хөрмәт казана. 1991 елда Зөфәр Сәхәбиев Халыкара конкурс лауреаты исеменә лаек була.

Якташыбыз туган ягы, аның кешеләре турында да онытмый. Районда яшәп иҗат итүче Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габиди һәм башкаларның сүзләренә көйләр яза. Алай гына түгел, ансамбле белән чыгыш ясарга Сарманга да кайта. Сарманлылар рус һәм башка милләт егет-кызларының өздереп татар көйләрен уйнауларын, үзебезнең көйләргә биюләрен әле дә хәтерлиләр.

Очрашуда аның хакындагы хатирәләре белән иҗатташ дуслары Дамир Гарифуллин, Рафис Уразаев уртаклаштылар. Аның җырларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Якташыбыз очрашуга бүләк белән кайткан - ул очрашуда катнашучылар игътибарына ансамбль эшчәнлеге, үз иҗаты турындагы видеофильмны тәкъдим итте.

Очрашуда катнашучы Соббух хәзрәт укучыларга тормыш итү, әдәплелек, инсафлылык турында сөйләде.

- Зөфәр Сәхәбиев - Сарманның Мәскәү күгендәге йолдызы. Якташыбыз һәм аның кашыкчылар ансамбле илебезнең иң үзәгендә чын мәгънәсендә татар көйләрен, татар җырларын пропагандаладылар, мәдәниятебез үсешенә зур өлеш керттеләр, - диде Дамир Гарифуллин.

Ул ноябрь, декабрь айларында туган көннәрен билгеләп үтүче укучыларга, көллият хезмәткәрләренә үзенең китапларын бүләк итте.

Мәскәүдә татар көйләрен, татар җырларын яңгыраткан, Сарман исемен ишеттергән якташыбыз иҗатының матур үрнәкләре киләчәктә дә халыклар күңелен яктыртып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев