САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөрәҗәгать итә аласыз

1 июньдә ТР Президентының "Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы турында"гы УП-408 нче санлы Указы дөнья күргән иде. Әлеге Указ нигезендә Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында гражданнарның хәбәрләрен кабул итү системасы эшли: uslugi.tatarstan.ru. "Халык контроле" ярдәмендә гражданнар хөкүмәткә юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, территорияне төзекләндерү,...

1 июньдә ТР Президентының "Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы турында"гы УП-408 нче санлы Указы дөнья күргән иде.
Әлеге Указ нигезендә Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында гражданнарның хәбәрләрен кабул итү системасы эшли: uslugi.tatarstan.ru. "Халык контроле" ярдәмендә гражданнар хөкүмәткә юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, территорияне төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты һәм башкаларга кагылышлы үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйли алалар.
Нинди дә булса хәбәр урнаштыру өчен, иң элек порталда теркәлергә, категорияне сайларга, проблемалы урынны картада күрсәтергә яки төгәл адресны атарга кирәк. Хәбәр 280 символдан артмаска тиеш, шулай ук фотоны урнаштыру да таләп ителә. Хәбәр ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре контакт-үзәге белгечләре тарафыннан тикшерелә. Анда цензурага туры килми торган лексика булмаска, проблема ачып салынырга, хәбәр икенче кеше исеменнән бирелмәскә тиеш. Аннан соң ул порталга урнаштырыла. Порталдан файдаланучылар әлеге хәбәр өчен тавыш бирә, аның социаль әһәмияте турында үз фикерләрен әйтә, комментарийларын калдыра алалар.
Хәбәрләрне муниципаль хакимият органнары һәм башка оешмалар белән берлектә ТР министрлыклары һәм ведомстволары эшкәртә. Мәсәлән, информатизация һәм элемтә министрлыгы элемтәнең сыйфаты турындагы хәбәрләрне элемтә операторлары белән берлектә хәл итә. Башкаручы хәбәрне эшкәрткәч һәм анда язылган проблеманы хәл иткәч, порталга фотоматериал белән бергә башкарылган эш турында отчет урнаштыра. Хәбәрнең авторы проблеманың хәл ителүен расларга яки инкарь итәргә тиеш.
"Халык контроле"ннән күренгәнчә, аңа мөрәҗәгать итүчеләр дә, хәл ителгән проблемалар да шактый. Район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы И.Кушаевның хәбәр итүенчә, безнең районнан хәзергә "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүче юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев