САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыштамак мәктәбендә “Макулатура тапшыр–агачны коткар” бәйгесе үткәрелде

“Экояз” республика акциясе кысаларында Мортыштамак мәктәбендә “Макулатура тапшыр–агачны коткар” бәйгесе үткәрелде.

Элек-электән килүче гореф-гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар узды. Бу фикерне укучылар һәм аларның әти-әниләры белән берлектә укытучылар да хуплап алды. Укучылар җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, газета-журналлар хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 75 кг күләмендә кәгазь җыелды. Ул кабул итү пунктына тапшырылачак, аеруча актив катнашучыларга грамоталар тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев