22 нче апрель көнне Сарман мәдәният йортында ”Җырлы балачак илендә” бәйгесе үтте. Бу бәйге һәр елны районда,авылларда яшәүче балаларны бер сәхнәгә җыя.
Онытылып бара торган татар халык көйләрен, җырларын башкару- барыбыз өчен дә зур мәртәбә. Малайлар һәм кызлар аерым җырлау, эстрада, бию, конферанс, вокаль-инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә үзләрен сынадылар. Бу җыр-моң бәйгесе генә түгел, ә дуслык бәйрәме дә. Шушы бәйгедә вокал-соло номинациясендә матур чыгыш ясаучы Мортыштамак мәктәбе укучылары Рәмилә Хөсәенова l нче урынга һәм Алинә Измайлова ll нче урынга (җитәкчесе Хәйруллина Г.А), “Гөрләвек”ансамбле кызлары ll нче урынга (җитәкчесе Шәйхразиева Г. ) лаек булдылар.
Җиңүчеләрне Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе ИлгизәрГаделшин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова котладылар . Алар балаларга иҗади уңышлар теләп, дипломнар тапшырдылар.
Сарман мәдәният йортының сәхнәсе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырларыннан гөрләп торды. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итеп, онытылмас кичерешләр белән таралды.
Нет комментариев