САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мортыштамакта инглиз теле укытучылары берләшмәсе утырышы узды

27 февральда Мортыштамак мәктәбендә инглиз теле укытучылары методик берләшмәсенең киңәшмә утырышы булды. Киңәшмә мәктәпнең инглиз теле укытучысы Наталья Галиева тугызынчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрүеннән башланып китте. Аннан соң район укытучылары дәрескә анализ ясадылар, аерым чыгышлар ясалды, киләсе айларга эш планнары кабат каралды. Хәзерге заман мәктәпләрендә инглиз телен укытуның...

27 февральда Мортыштамак мәктәбендә инглиз теле укытучылары методик берләшмәсенең киңәшмә утырышы булды. Киңәшмә мәктәпнең инглиз теле укытучысы Наталья Галиева тугызынчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрүеннән башланып китте. Аннан соң район укытучылары дәрескә анализ ясадылар, аерым чыгышлар ясалды, киләсе айларга эш планнары кабат каралды. Хәзерге заман мәктәпләрендә инглиз телен укытуның сыйфаты, аның җәмгыятьтәге урыны - киңәшмәнең төп темасының бер өлеше иде. Методик берләшмә утырышын район мәгариф бүлеге методисты Зөлфия Латыйпова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев