САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыштамакта Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр

Мортыштамак мәктәбе укучылары авыл җирлегендә яшәүче ветераннар белән бергә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланып китте. Килгән кунаклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары үзләренең истәлекләре, бәйрәм котлаулары белән уртаклашкач, авылның Җиңү аллеясында ветераннар белән агач утыртылды. Бәйрәм мәктәп ашханәсендә...

Мортыштамак мәктәбе укучылары авыл җирлегендә яшәүче ветераннар белән бергә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланып китте. Килгән кунаклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары үзләренең истәлекләре, бәйрәм котлаулары белән уртаклашкач, авылның Җиңү аллеясында ветераннар белән агач утыртылды. Бәйрәм мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Чәй өстәле артында, укучылар эзерләгән концерт номерлары тыңлап, сөйләшеп утырдылар ветераннар. Әле сөйләшеп сүзләре дә бетмәде, озак таралышмыйча, дәһшәтле сугыш елларын, яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев