Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Бүген Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Тантанага шушы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, шушы мәктәптә төрле елларда хезмәт куйган директорлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар чакырылган иде. Бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте. Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Бәйрәмдә катнашучылар кадерле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән аралаштырылып алып барылды. Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Фоторепортажның дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев