САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мияссәрә апа 101 яшьтә дә чүлмәк вата +ВИДЕО

Бүген Иске Имән авыл җирлегендә Өлкәннәр Сабантуе үткәрелде.

Җирлеккә кергән авылларның өлкәннәренә күрешү, аралашу, бергә ял итү өчен менә дигән мөмкинлек була бу. Алар рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр, төрле уеннарда катнашалар. Бәйрәмне алып баручы Нәвия Гатиятуллина өлкәннәрне командаларга бүлеп, аркан тартышуда катнаштыра, кашыкка йомырка куеп ярыштыра. Күзне бәйләп, бәрәңге җыю, чүлмәк вату кебек уеннарда ветераннарыбыз актив катнашалар.
- 101 яшьлек Мияссәрә апа да чүлмәк ватты. 96 яшьлек Фатыйма апа баянга кушылып җырлады. Теләгән һәркем үз һөнәрен күрсәтә алды. Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле мәзәкләр сөйләделәр өлкәннәребез. Бәйрәм бик күңелле үтте, - диде җирлек башлыгы Раушания Исламова.
Бәйрәм мул ризыклы табын артында дәвам итә. Җирлеккә караган оешма хезмәткәрләре өлкәннәрне кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлыйлар. Күчтәнәчләр һәм бүләкләр алуны оештыруда җирлек депутатлары Дамир Галиев белән Рөстәм Исламов ярдәм итәләр.

Альбина Сабирова язмасы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев