САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбендә “СПИД- ХХI гасыр бәласе” дигән темага класс сәгате үтте

1 нче декабрь көнне, А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә, "СПИД- ХХI гасыр бәласе" дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; статистик мәгълүматлар белән танышу; ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү. СПИД сүзе "синдром...

1 нче декабрь көнне, А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә, "СПИД- ХХI гасыр бәласе" дигән темага класс сәгате үтте.

Класс сәгатенең максаты: укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; статистик мәгълүматлар белән танышу; ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү.

СПИД сүзе "синдром приобретенного иммунодефицита" (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. "Иммун дефициты" ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга.

Укучылар ВИЧ, СПИД турында бик күп мәгълүмат алдылар. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. "Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә",- дигән О.Бисмарк. "Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз" - дип тәмамлады класс сәгатен тәрбия эшләре завучы Кашапова Г.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев