САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигърият дулкынында. Минем күңел...

Минем күңел - диңгездәге дулкын Шашына ул, ташый ярына Ә кайчакта - тынлык хөкем сөрә Бары кошлар гына кагына.

Минем күңел сабый бала кебек, 
Әле елый, әле шатлана 
Ә кайчакта әллә нәрсә була 
бер сәбәпсез һаман кабалана. 

Аңламассың, күңел дәрьясын 
Һаман дөнья куа, ашыга 
ничек итсә итә алга бара 
Чыксалар да җилләр каршыга. 

Сикәлтәләр аша сикереп узып, 
Алга таба минем юл башым 
Гомер юлларымда адашмаска 
Аллаһ булсын иде юлдашым.

Автор:Гөләндәм Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев