САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин “Сарман”ны алам кулыма

Хат ташучым вак адымнар белән Көн дә килә капка турына. Тәмле исен борыныма төртеп, Мин "Сарман"ны алам кулыма. Шәригатьнең бер кануны микән, Йотылып укыйм аны башыннан. Кулларымнан тартып ала-ала, Иярәләр бар да артымнан. Кемнәр исән, кемнәр юк икән лә, Сабыйлары чая, шук икән. Кайсылары нык ярдәмгә мохтаҗ, Ә кемнәрдер артык...

Хат ташучым вак адымнар белән
Көн дә килә капка турына.
Тәмле исен борыныма төртеп,
Мин "Сарман"ны алам кулыма.
Шәригатьнең бер кануны микән,
Йотылып укыйм аны башыннан.
Кулларымнан тартып ала-ала,
Иярәләр бар да артымнан.
Кемнәр исән, кемнәр юк икән лә,
Сабыйлары чая, шук икән.
Кайсылары нык ярдәмгә мохтаҗ,
Ә кемнәрдер артык көр икән.
Илдә-көндә ниләр бар икән,
Шәфкатьлеләр бездә бар микән.
Йөрәкләрдә иртәгәсе көнгә
Балкып янган өмет бар микән.
Барысына җавап табам мин
Йөрәгемә якын "Сарман"нан.
Хат ташучы, тукта, ашыкмачы,
Үтеп китмә капка турымнан.
Әлмәт авылыннан даими авторыбыз Лилия Тимербаева кебек әйтерлегегез бармы, хөрмәтле газета укучылар? Булмаса, ашыгыгыз: иртәгә почта бүлекчәләрендә "Сарман"га икенче яртыеллыкка язылу төгәлләнә.
"Сарман" - һәркем өчен кирәкле, укырга кызыклы газета. Тормыш юлларыннан бергә атлыйк, дисәгез, аңа язылырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев