САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөгаллимнәр мөгаллиме

Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше - ул мөгаллим. Иртән әниемнең, йомшак куллары белән башымнан сыйпап: "Тор, кызым, бүгеннән син инде укучы", - дигәне...

Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше - ул мөгаллим.
Иртән әниемнең, йомшак куллары белән башымнан сыйпап: "Тор, кызым, бүгеннән син инде укучы", - дигәне әле дә хәтеремдә. Күбәләктәй ак бантиклар тагып, тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергәнгә дә, инде күпме еллар узып киткән. Ләкин балалар өчен иң яхшы, шул ук вакытта таләпчән, бөтенесен дә аңлый һәм барысын да белә торган беренче укытучымның таныш, җанга ятышлы тавышы һаман да колагымда яңгырый. Аның биргән төпле киңәшләрен күңел сандыгымның түрендә саклыйм. Сусаган кешегә чишмәнең беренче тамчысы кебек кадерле әлифбадан башланган "Белем иле"нә мине җитәкләп алып керүче - Мортамак авылында яшәүче Фәүзия Илһам кызы Җиһангирова.
Илексаз авылында туып-үскән кыз үзенең гомерен укытучылык һөнәре белән бәйләргә уйлый. Алабуга педагогия институтын тәмамлап кайткач, 1967 нче елда хезмәт юлын башлый. Дистәләгән еллар дәвамында балаларга төпле белем биргән укытучымның кешелеклелек сыйфатлары эш тәҗрибәмдә генә түгел, хәтта тормыш иткәндә дә үрнәк, маяк булды миңа.
Безне, 8 укучыны (4 малай, 4 кыз), үз балаларыдай якын күрде Фәүзия апа. Төрле чаклар булды. Ачуын чыгарган, ялгыш сүз әйтеп, күңеленә тигән, үзәкләренә үткән чакларда да, авырлыклар китергәндә дә, көчле, сабыр булып кала белде. Аның җитәкчелегендә сыйныфтан тыш эшләр эчтәлекле үтә иде. "Сәләтсез бала юк ул", - диеп, безнең барыбызны да биергә, сәхнәләрдә уйнарга өйрәтте, җыр-моңга гашыйк иттерде. Укытучы безне һәрчак аңлады, ярдәм кулы сузды. Безнең кечкенә генә шатлыклар да аның өчен олы куаныч булды. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә торды. Шәхси якын килеп, һәр бала белән иҗади эшләде. Укучылары белемле һәм тәрбияле булып үстеләр. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап табучы түзем укытучы булуы белән бездә үзенә карата ихтирам уятты.
Сезнең хезмәт, Фәүзия апа, минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми. Үз хезмәтегезгә тугрылыклы булып, күп еллар буе Сез түккән акыл көче - бүген Сезнең күз алдыгызда. Укучыларыгыз Чын Кеше булдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Укытучы һөнәренә Сез мәхәббәт уяттыгыз: дүрт укучыгыз Сезнең юлдан китте.
"Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатлар таләп итә бу һөнәр. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен әһәмиятле. Балаларны ярату, алар белән аралашу, гомерең буе аларга үрнәк булу... Фәүзия апа, Сездә бу сыйфатлар - тау кадәрле. Хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә барып, Сез бездә дә аларны тәрбияләдегез. Карурман булып тоелган "Гыйлем иле"ндә Сез сукмак күрсәтүче, тел ачкычы бирүче булдыгыз. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәттегез. Кайда гына булмасын, укытучыбыз Фәүзия апа үзенең Укытучы дигән горур исеменә тап төшермәде. Көндәлек тормышта да гаилә җанлы хуҗабикә, авылның иң уңган килене, иренә булдыклы хатын, балаларына кадерле ана, оныкларына сөекле әби, күршеләренә ярдәмчел ул Фәүзия Илһам кызы.
Мин Сезнең укучыгыз булуым белән горурланам. Мең-мең рәхмәтләр Сезгә!
Лаеклы ялда булсагыз да, Сез хәзер дә яшь буынга киңәш бирүче. Мөгаллимнәр мөгаллиме бит Сез, укытучым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев