САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчеткә йөрүчеләр Сарманның Муса Җәлил урамында өмә үткәрделәр

Сө­ек­ле Мө­хәм­мәд пәй­гам­бә­ре­без хә­дис­тә: "Чис­та­лык - иман­ның бер өле­ше", - ди. Шу­лай ук баш­ка урын­да аның: "Ал­лаһ Тә­га­лә кар­шын­да иң сө­ек­ле бән­дә - ке­ше­ләр­гә фай­да­лы бул­га­ны", - дип әйт­кән бик мәгъ­нә­ле сүз­лә­ре бар. Ош­бу хә­дис­ләр­не ис­тә то­тып, сен­тябрь ае­ның ал­тын ма­тур көн­нә­рен кул­ла­нып, Сар­ман авы­лы­ның мә­чет­кә йө­рү­че хал­кы "ас­кы мә­чет...

Сө­ек­ле Мө­хәм­мәд пәй­гам­бә­ре­без хә­дис­тә: "Чис­та­лык - иман­ның бер өле­ше", - ди. Шу­лай ук баш­ка урын­да аның: "Ал­лаһ Тә­га­лә кар­шын­да иң сө­ек­ле бән­дә - ке­ше­ләр­гә фай­да­лы бул­га­ны", - дип әйт­кән бик мәгъ­нә­ле сүз­лә­ре бар. Ош­бу хә­дис­ләр­не ис­тә то­тып, сен­тябрь ае­ның ал­тын ма­тур көн­нә­рен кул­ла­нып, Сар­ман авы­лы­ның мә­чет­кә йө­рү­че хал­кы "ас­кы мә­чет ура­мы" дип ата­ган Муса Җә­лил ура­мын та­гы да ма­тур­лар­га бул­ды­лар. Як­шәм­бе кө­не­нең ир­тә­сен­нән өй­лә­гә ка­дәр бай­так кы­на эш эш­лән­де: "Ик­мәк" ки­бе­те поч­ма­гын­нан алып "Тәм­ле" ки­бе­те­нә ка­дәр су­зыл­ган тер­ри­то­ри­я­нең юлы се­бе­рел­де. Тәҗ­ри­бә­ле карт­лар агач­лар­ның бо­так­ла­рын та­зарт­ты­лар, мәк­тәп ба­ла­ла­ры агач кәү­сә­лә­рен ак­ка бу­я­ды­лар, яшь­ләр ки­сел­гән бо­так­лар­ны, бор­дюр бе­лән юл ара­сын­да җы­ел­ган пыч­рак­лар­ны кы­рып алып ар­ба­га тө­я­де­ләр. Егет­ләр­нең эш­ләп йө­рү­лә­рен кү­реп, Җә­лил ура­мын­да яшәү­че кай­бер ке­ше­ләр дә эш­кә ку­шыл­ды.

Хал­кы­быз го­мер-го­мер­гә яшә­е­ше­нең тәр­тип­ле­ле­ге, авыл­ла­ры­ның чис­та­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ган. Мә­чет әһел­лә­ре­нең ош­бу га­мә­ле дә шун­дый ни­ят бе­лән эш­лән­де: кем­нәр­нең­дер ки­леп урам­ны чис­тар­ту­ын көт­ми­чә, ти­рә-ягың­ны үзең кай­гырт!

Авы­лы­быз­ның чис­та­лы­гы­на сал­кын ка­ра­мыйк, оеш­ты­рыл­ган өмә­ләр­дә кат­на­шыйк. Ким ди­гән­дә, урам­ны пыч­рат­мыйк, чүп­лә­мик, җә­мә­гать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев