САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы

Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - арборио дөгесе - 200 грамм; - йөзем - 2 уч; - шоколад - 80 грамм; - киптерелгән фундук - 1 уч; - ак май - 30 грамм; - сөт - 600 миллилитр; - көрән шикәр -...

Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- арборио дөгесе - 200 грамм;

- йөзем - 2 уч;

- шоколад - 80 грамм;

- киптерелгән фундук - 1 уч;

- ак май - 30 грамм;

- сөт - 600 миллилитр;

- көрән шикәр - 2 аш калагы.

Чикләвекләрне вак итеп турыйбыз.

50 грамм шоколадны кисәкләргә бүләбез, калганын йомычка итеп кискәлибез.

Зур булмаган кәстрүлдә ак май җебетәбез, дөге салабыз һәм, болгатып, акрын утта җылытабыз.

Икенче кәстрүлгә сөт, шикәр салабыз һәм акрын утта шикәр эреп беткәнче җылытабыз.

Дөге үтә күренмәлегә әйләнгәч, утны киметәбез һәм аз порцияләр белән баллы сөт салабыз. Ул дөгегә сеңеп бетәргә тиеш. 12-15 минут дөге әзер булганчы диярлек пешерәбез.

Боткага йөзем, шоколад кисәкләре салабыз һәм, болгатып, тагын бер минут җылытабыз.

Әзер боткага чикләвек һәм шоколад йомычкалары сибәбез.

Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев