САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – татарча салат

Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм; - бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе); - кишер, чөгендер - 2 данә; - маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә; - кәбестә - 200...

Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм;

- бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе);

- кишер, чөгендер - 2 данә;

- маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә;

- кәбестә - 200 грамм;

- кызыл суган (теләк буенча);

- кинза (петрушка);

- майонез яки каймак - 200 миллилитр (+-);

- үсемлек мае - 2-3 аш калагы.

Итне әзер булганчы пешерәбез. Каклаган ит, ветчина, тел кулланырга була. Шулай ук бу салатны итсез дә ясап була. Андый очракта ул ит яки балык ризыгына яхшы өстәмә була.

Итне нечкә итеп телемлибез. Кәбестәне турыйбыз, чөгендерне нечкә салам формасында кискәлибез.

Йомшаклык өчен бераз иссез үсемлек мае салабыз. Лимон согы сиптерәбез һәм бераз тоз сибәбез.

Кишерне шулай ук нечкә салам итеп турыйбыз. Тәм өчен аны маринадларга була. Моның өчен бераз лимон согы яки серкә, тоз, шикәр, вак туралган сарымсак, кориандр һәм, теләк буенча, башка тәмләткечләр кирәк булалар.

Бәрәңгене дә нечкә салам формасында турыйбыз. Нык кызган табада аз гына майда кетердәвек кабык барлыкка килгәнче кыздырабыз. Духовкада майсыз кыздырырга да була.

Теләк буенча баллы кызыл яки ак суган өстәргә була.

Салатның барлык ингредиентларын да, чиратлап, аз-азлап, зур тәлинкәгә салабыз. Уртада 8-10 сантиметр диаметрлы түгәрәк калдырабыз. Анда, салатны салып бетергәч, майонез яки каймак (үзегез теләгән соус булса да ярый) салабыз.

Вак туралган кинза, петрушка яки укроп өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев