САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән фин көлчәләре

Сезгә сыр белән фин көлчәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 100 миллилитр; - он - 300 грамм; - көпшәкләгеч - 2 чәй калагы; - ак май - 50 грамм; - сыр - 200 грамм; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - шикәр - 1 чәй...

Сезгә сыр белән фин көлчәләре рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- сөт - 100 миллилитр;

- он - 300 грамм;

- көпшәкләгеч - 2 чәй калагы;

- ак май - 50 грамм;

- сыр - 200 грамм;

- яңа тартылган кара борыч - тәм буенча;

- шикәр - 1 чәй калагы;

- эремчек сыры - 200 грамм.

Он белән көпшәкләгечне кушабыз, уылган сыр өстибез.

Эремчек сырын, сөтне һәм эретелгән ак майны бертөрле масса булганчы бутыйбыз. Аны оннан ясалган массага кушабыз һәм бутыйбыз.

Тиз итеп камыр басабыз. Ул йомшак булырга тиеш. Өлешләргә бүләбез.

Кулдан 1 сантиметр тирәсе калынлыкта көлчәләр ясыйбыз. Чәнечке белән кадыйбыз һәм пешерү өчен кәгазь җәелгән калай табага салабыз.

Алдан 200 градуска кадәр кыздырылган духовкага куябыз һәм, алтын төскә кергәнче, 15-16 минут пешерәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев