САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – суган маринадында тавык шашлыгы

Сезгә суган маринадында тавык шашлыгы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 1 данә; - үсемлек мае - 4 аш калагы. Маринад өчен: - кызыл суган - 4 данә; - алма серкәсе - 2 аш калагы; - су - 2 аш калагы; - тоз - 2 чәй калагы;...

Сезгә суган маринадында тавык шашлыгы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык филесы - 1 данә;

- үсемлек мае - 4 аш калагы.

Маринад өчен:

- кызыл суган - 4 данә;

- алма серкәсе - 2 аш калагы;

- су - 2 аш калагы;

- тоз - 2 чәй калагы;

- борыч - 1/2 чәй калагы;

- бал - 1 чәй калагы.

Суганны чистартабыз һәм турыйбыз.

Блендерда суганны ваклыйбыз. Серкә, су, бал, тоз салабыз, бутыйбыз.

Тавык филесын юабыз, киптерәбез, эре кисәкләргә бүләбез.

Суган маринадын филе белән кушабыз, каплыйбыз һәм 5-6 сәгатькә суыкка куябыз.

Шашлыкны агач шапжкаларга тыгабыз.

Табаны үсемлек мае белән җылытабыз, шашлыкны, әйләндереп, кыздырабыз (һәр ягын, якынча, 2 минут).

Шашлыкны шул ук табада алдан 250 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз, 5 минуттан әйләндерәбез, әзер булганчы кыздырабыз.

Гарнир белән бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев