САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өрекле пирог

Сезгә өрекле пирог рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 3 данә; - шикәр - 8 аш калагы; - он - 190 грамм; - өрек - 200 грамм; - сода - ½ чәй калагы; - тоз - 1 чеметем; - сөт - 3 аш калагы; - ак май...

Сезгә өрекле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык йомыркасы - 3 данә;

- шикәр - 8 аш калагы;

- он - 190 грамм;

- өрек - 200 грамм;

- сода - ½ чәй калагы;

- тоз - 1 чеметем;

- сөт - 3 аш калагы;

- ак май - 130 грамм.

Йомшак ак майны шикәр белән ышкыйбыз.

Көпшәкләгеч һәм тоз белән он сибәбез. Массаны валчык иттереп ышкыйбыз.

Шунда йомырка ватабыз һәм сөт салабыз. Бертөрле булганчы бутыйбыз.

Өрекләрне юабыз, төшен алабыз һәм камырга өстибез. Бутыйбыз.

Форманы ак май белән сылыйбыз һәм он сибәбез. Камырны куябыз һәм тигезлибез. 180 градуста 1 сәгать пешерәбез. Коры булгач, әзер була.

Барлыгы 1 сәгать 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев