САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мандарин пирогы

Сезгә мандарин пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 1 стакан; - шикәр - 1 стакан; - мандарин - 4 данә; - ак май - 1 аш калагы; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 3 данә. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын 15 минутка суыткычка куябыз,...

Сезгә мандарин пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- он - 1 стакан;

- шикәр - 1 стакан;

- мандарин - 4 данә;

- ак май - 1 аш калагы;

- тоз - 1 чеметем;

- тавык йомыркасы - 3 данә.

Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын 15 минутка суыткычка куябыз, сарысын ярты стакан шикәр белән бертөрле масса барлыкка килгәнче һәм төерләр юкка чыкканчы болгатабыз.

Мандариннарның кабыгын әрчибез, төшләрен алабыз һәм вак кисәкләргә турыйбыз.

Йомырка агын суыткычтан алабыз, бераз тоз сибәбез. Бутыйбыз, әлеге катнашманы йомырка сарыларына кушабыз һәм, калган шикәр белән 1 стакан он өстәп, ныклап болгатабыз.

Бертөрле массадан камыр барлыкка киләчәк. Мандарин кисәкләрен өстибез. Барысын ак май белән сыланган формага салабыз һәм алдан җылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. 180 градуста пешерәбез. 10 минут суынганын көтәбез, духовкадан алабыз һәм формадан тартып чыгарабыз.

Пудра, эретелгән шоколад, мандарин кисәкләре, цукат белән бизәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев