САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак һәм гөмбә белән токмач

Сезгә кабак һәм гөмбә белән токмач рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - феттучини пастасы - 500 грамм; - кабак - тәм буенча; - шампиньоннар - 200 грамм; - тавык шулпасы - 500 миллилитр; - ак май - 50 грамм; - сарымсак - 4 тырнак; - каймак - 100 грамм; -...

Сезгә кабак һәм гөмбә белән токмач рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- феттучини пастасы - 500 грамм;

- кабак - тәм буенча;

- шампиньоннар - 200 грамм;

- тавык шулпасы - 500 миллилитр;

- ак май - 50 грамм;

- сарымсак - 4 тырнак;

- каймак - 100 грамм;

- үсемлек мае - 50 миллилитр;

- пармезан сыры - 50 грамм;

- петрушка - 20 грамм;

- тоз һәм кара тартылган борыч - тәм буенча.

Үсемлек маенда шампиньоннарны алтын кабык белән капланганчы кыздырырабыз, вак туралган сарымсак салабыз һәм гөмбәләр белән бергә, көчле сарымсак исе чыкканчы, бутап, кыздырабыз. Вак туралган петрушка өстибез, бутыйбыз һәм уттан алабыз.

Тирән сотейникта ак майны эретәбез һәм анда вак туралган кабакның йомшагын кыздырырабыз, тоз, борыч сибәбез, даими бутап, тагын биш минут кыздырабыз. Шулпа салып, бутыйбыз, ун минут пешерәбез, каймак, кырылган пармезан (25 грамм), гөмбә белән сарымсак өстибез, бутыйбыз, утны киметәбез һәм тагын ун минут пешерәбез. Вакыты белән бутап торырга онытмагыз.

Зур кәстрүлдә тозлы суда токмачны аль денте хәленә җиткәнче пешерәбез. Аны кабак-гөмбә соусы белән бутап, яңа гына кырылган пармезан белән бирәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев